Оглавление
- Моабит дәфтәрләре
- Кыз җыры
- Хат (Җыр)
- 1
- 2
- 3
- Кичер, илем!
- Яулык
- Ирек
- Тик булса иде ирек (Җыр)
- 4
- Урман
- Кызыл ромашка
- Сандугач һәм Чишмә (Баллада)
- Кошчык
- «Үткәндә кичергән…»
- Авыру сызмалар
- Сыра залында
- Шагыйрь
- Аерылу
- Дару
- Кылыч
- Ишек төбендә
- Кол
- Хәдичә
- Томаулы гыйшык
- Бүреләр
- Бер кызга
- Бакчачы
- Гашыйк һәм сыер
- Назлы сөяркә
- Соңгы җыр
- Мәхкүм[1]
- Төрмәдә төш
- Син онтырсың
- Төрмә сакчысы («Казан») (Ядкарь хан монологы)
- Кандала
- Хөкем алдыннан. Черчетләр ханы («Кылыч хан» трагедиясенә)
- Сөеклемә
- Гөл кабере
- Сәгать
- Иркәм
- Бәла
- Ана бәйрәме
- Егет юлы
- Чыныккан яшьлек (Корыч)
- Юллар
- Күлмәк
- Бөрлегән
- Тозлы балык
- Соңгы үпкә
- Сугыштан соң
- Сержант
- Яз өмәсе
- Төзүче
- Конец ознакомительного фрагмента
Читать фрагменты других книг
- Первый урок Читать фрагмент
- Надежды маленький оркестрик Читать фрагмент
- Круговорот Читать фрагмент
- Тогда была весна. Стихи поэтов, павших на Великой Отечественной войне Читать фрагмент
- Переведи часы назад Читать фрагмент
- Мой Пушкин Читать фрагмент
- Под управлением любви Читать фрагмент
- Владислав Ходасевич. Стихотворения Читать фрагмент
- Ромео и Джульетта. Сонеты Читать фрагмент
- Сероглазый король Читать фрагмент
- Я московский озорной гуляка Читать фрагмент
- Венера и Адонис Читать фрагмент
- Русские женщины Читать фрагмент
- Главная
- Муса Джалиль
- 📚 Книги
- Моабитские тетради
- Читать фрагментЧитать фрагмент
© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Татарское книжное издательство, 2016
Моабит дәфтәрләре
«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!
Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!
«Бу төптә – 33 шигырь.
Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX–1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.
Кыз җырыМин озаттым аны сугышка,Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.Мин озаттым аны сугышка,Мәхәббәтем булсын юлдашы.Авыр булды аннан аерылу,Ни әйтсәң дә күңел күңел шул!Авыр булды миңа аерылу,Рәхәт булыр кайткач күрешү!Артык аңа барлык бүләктәнМинем аны сөеп сагынуым,Артык миңа барлык бүләктәнБатырлыгы белән саулыгы.
Хат (Җыр) 1
Сугыштан тынган арада,Каләмне манып карага,Хат язар идем сезгә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Хат язар идем сезгә.Сез кушып җырга хатымны,Телгә алсагыз атымныУрамда, өегездә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Урамда, өегездә.
2Без дошманны илдән куып,Оясын көл итми торып,Өйгә кайтачак түгел.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Өйгә кайтачак түгел.Кайтмасак та яныгызга,Без булсак җырларыгызда,Шатланыр иде күңел.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Шатланыр иде күңел.
3Без булсак илнең телендә,Дәрт үсә безнең күңелдә,Көч арта беләкләрдә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Көч арта беләкләрдә.Ирешербез тиз теләккә,Без булсак сезнең йөрәктә,Сез безнең йөрәкләрдә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Сез безнең йөрәкләрдә.
Кичер, илем!Кичер мине, илем, синең бөекИсемең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмалмадымБу тәнемне соңгы сулышта.Юк, мин сине тузан бөртегедәйСансыз гомрем өчен сатмадым.Волхов шаһит: изге сугыш антынСоң чиккәчә керсез сакладым.Мин курыкмадым өстән яңгыр төслеЯуганда да туплар, ядрәләр,Каушамадым кан һәм үлек беләнТулганда да тирә-әйләнәм.Алда, артта, уңда һәм сулымдаКиселсә дә юлым; күкрәгемЯраланып канга төренсә дә,Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.Мин алдымда күрдем шыр сөяктәнКотылгысыз үлем шәүләсен.Кил син миңа, үлем, бары гомремКоллык белән төгәлләнмәсен!Мин түгелме дуска хат язучы,«Борчылма, – дип, – тормыш юлдашым,Соңгы тамчы каным тамса тамсын,Тик антыма таплар кунмасын!»Мин түгелме шигырь утым беләнАнт итүче канлы сугышта?«Үлемгә, – дип, – ачы нәфрәт беләнЕлмаермын соңгы сулышта».«Соң чиктә, – дип, – синең мәхәббәтеңҖиңеләйтер үлем газабын,Илемне һәм сине сөюемнеКаным белән җиргә язармын».«Тыныч булыр йокы, тормышымныБирсәм, – диеп, – туган ил өчен».Ышан, илем, шушы ант сугардыЙөрәгемнең соңгы тибешен!Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,Үтте яннан, минем тирәләп.Нишлим, нишлим, соңгы минутымдаПистолетым итте хыянәт!Чаян чага үзен соңгы чиктә,Бөркет ярдан түбән ташлана.Мин соң бөркет түгел идеммени,Баш ияргә шуннан башкага!Ышан, илем, шундый бөркет идемМин дә соңгы минут килгәндә,Әзер идем, мәгърур канат җәеп,Ташланырга ярдан түбәнгә.Нишлим, сугыш дустым-пистолетымСоңгы сүздән кинәт баш тартты.Богау салды дошман кулларымаһәм хурлыклы юлдан атлатты.Тоткынлыкта хәзер мин… һәр көннеКөн чыгышын комсыз күзәтәм.Шигырь булып чыга үч ялкыныЯраланган лачын йөрәктән.Көн чыгышы дуслар кулындагыБайрак булып көн дә кызара.Белмисез лә, дуслар, тоткын күңелКүкрәктәге җәрәхәттән түгел,Канлы үчтән шулай кыза ла!Тик бер өмит: кара август төнеИлтер мине шунда җитәкләп.Өстен килер түбән әсирлеккәҮч һәм илгә керсез мәхәббәт.Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафтаТабар соңгы көрәш теләген.Яраланган, ләкин тар коллыккаБаш имәгән керсез йөрәгем.
ЯулыкАерылганда, миңа йөрәк дустымБүләк итте ефәк яулыгын;Мин ярама яптым ул яулыкны,Басар өчен агышын канымның.Кан табыннан куе кызыл төстәЯулык минем йөрәк турында,Сөйли миңа аның җылы назыҺәм ялкынлы сөюе турында.Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,Батырларча алга атладым.Яулык шаһит: сине һәм илемнеЙөрәк каным белән сакладым.
ИрекКая гына башым куйсам да,Кайгы талый йөрәк итемне.Кич ятсам да, иртә торсам да,Әллә нәрсәм җитми шикелле.Аяк-кулым бөтен бөтенен,Буй-сынның да сизмим кимлеген,Бар нәрсәм дә җитә җитүен,Җитми бары иркем – хөрлегем.Үзем теләп йөртер булмагач,Юк аягым минем, юк кулым.Нәрсә соң ул, иркем булмагач,Бар булуым белән юклыгым.Атам-анам юкта, илемдә,Әйтегез, мин ятим идемме?Мин югалттым дошман җирендәАнамнан да якын илемне.Мин кол монда, йортсыз-ирексез,Ирексез һәм илсез – мин үксез.Атам-анам булган булса да,Булыр иде урным бусага.Булыр идем һаман мин ятим,Тик таланган этләр миңа тиң.Алтын иркем, азат тормышым,Кая очтың киек кош булып?Ник очмады соңгы сулышымШунда бергә, сиңа кушылып?Белдем микән ирек кадеренХөр чагында, дуслар, элек мин?Татып авыр коллык җәберен,Инде белдем тәмен ирекнең!Шатландырса язмыш күңелне,Кавыштырып ирек-сердәшкә,Багышлармын калган гомернеИрек өчен изге көрәшкә.
Тик булса иде ирек (Җыр) 1
Карлыгач булса идем,Канат кагынса идем,Ж,идгән йолдыз батканда,Чулпан йолдыз калыкканда,Туган илем, якты өем,Очып сиңа кайтыр идем,Сызылып таңнар атканда.
2Йә булсам алтын балык,Ак дулкыннарын кагып,Ярсып дәрья акканда,Ташып ярдан ашканда,Таң сөмбелем, нечкә билем,Йөзеп сиңа кайтыр идем,Күлне томан япканда.
3Булсам җитез аргамак,Көмеш ялымны тарап,Таң җилләре искәндә,Үләнгә чык төшкәндә,Чулпан кызым, таң йолдызым,Чабып сиңа кайтыр идем,Гөлләр хуш ис сипкәндә.
4Юк, барсыннан да элек,Тик булса иде ирек,Кылчым булса кынымда,Карабиным кулымда,Сине саклап, туган җирем,Мин ирләрчә үләр идемДанлы сугыш кырында.
УрманКояш батты күптән, ә мин һаман,Авыр уйлар тулы күңелдә,Күз алмыйча күрше урманнардан,Басып торам ишегем төбендә.Бу урманда, бәлки, партизаннарКичке ашка учак яккандыр.«Бабакай» ның батыр егетләреРазведкадан йөреп кайткандыр.Партизан «Т», бәлки, төнге яңаКыю эшкә план корадыр.Аның утырып кылыч кайраганынИшеткәндәй була колагым.Урман, урман, мине синнән аераЧәнечкеле тимер коймалар.Аерса да тәнне, коллык сөймәсМәгърур күңлем өчен юк алар.Күңелем оча, урман, буйларыңдаСукмагыңны барлый, тикшерә.Кич ятсам да, иртә уянсам да,Синең дәшкән тавышың иштелә.Урман, урман, мине син чакрасың,Наратларың җилдән тибрәтеп.Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәмСоңгы көрәш җырын өйрәтеп.Урман, урман, миңа чиксез авырБу хурлыклы түбән әсирлек!Әйт син миңа, илдәш дусларымныКайсы почмагыңа яшердең?Урман, урман, мине илт син шундаҺәм корал бир минем кулыма!Үләр идем аклап йөрәгемнеңКерсез антын сугыш кырында.
Кызыл ромашкаИртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп, хәл сорашып,Күзгә-күз караштылар.Назлады җил аларны,Тибрәтеп ак чукларын.Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын.Чәчкәләр, кәефләнеп,Җай гына селкенделәр.Һәм кинәт шунда гаҗәпБер яңа хәл күрделәр.Ерак түгел моңаепУтыра ромашка кызы,Тик чуклары ак түгел,Кан шикелле кып-кызыл.Ромашкалар бар да ак,Аерылмый бер-береннән;Ничек болай берүзеУл кызылдан киенгән?Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,Ник үзгәрдең? Нишләдең?Нигә кызыл чукларың?Нидән алсу төсләрең?»Әйтте кызыл ромашка:«Төнлә минем янымаЯтып батыр сугышчыАтты дошманнарына.Ул берүзе сугыштыУнбиш укчыга каршы;Чигенмәде, тик таңдаЯраланды кулбашы.Аның батыр ал каныТамды минем чукларга.Минем кызыл күлмәгемБик ошады Чулпанга.Егет китте, мин калдымКанын саклап чугымда,Көн дә аны сагыныпБалкыйм мин таң нурында».
Сандугач һәм Чишмә (Баллада) 1
Таң атып, нурларыҮпкәндә кырларны,Чишмәләр, күлләрнеҺәм калын урманны,Сандугач уяныпКанатын кагынаҺәм карый ашкыныпТын урман ягына.Ул якын сердәшеЧишмәне сагына;Таң кошын юксынып,Чишмә дә зарыга.Сихерле тормышыБу ике гашыйкныңКабынды мәхәббәтУтында яшьлекнең.Бәйләде аларныЯлкынлы саф сөю;Саф сөю алдындаНечкәреп баш ию.Һәр иртә СандугачЧишмәдә коена.Бу аңа чиксез зурДан булып тоела.Иркәли таң кошынЗөбәрҗәт тамчылар.Әйтче, бу күрнешкәСокланмый кем чыдар?!
2Таңнарның берендәИркә кош – Сандугач,Уянып карангачҺәм канат кагынгач,Килде тиз сердәшеЧишмәгә…Тик аныңКайгылы моң басканЧәчәкле буйларын.Чишмә тын: ул көлми,Тибрәнми, селкенми,Акбүз таш өстендәТамчылар сикерми.Болганып каралганКөмештәй саф суы;Уйлары таралган,Йөрәге ярсулы.Сандугач, аптырап,Сорашты дусыннан.Һәм әйтте сердәшеДип: «Кичә шушыннанҮтте ил дошманы,Яшеренеп яр буйлап,Минем саф, шифалыСуымны агулап.Канечкеч, юлбасар,Ул кача артыннанАны нык күзәтепКилгән яшь батырдан.Ул белә батырныңИнешне кичәсенҺәм, сусап, минем сафСуымны эчәсен.Ул эчкәч, агуданШул минут үләчәк.Ә дошман котылып,Талап көн күрәчәк.Әйт, нишлик, сердәшем?Әйт, нишлик, акыллым?Ничек соң коткарыйкИлебез батырын?»Сандугач аз гынаУйланып торды даҖанланып эндәштеЧишмәгә тын гына:«Кайгырма, күз нурым!Ул килсә эчәргә,Коткарам мин үзем,Мин беләм нишләргә!»
3Килде ил батырыМылтыктан, кылычтан,Йөрәге һәм антыКатырак корычтан.Илгә саф мәхәббәтЯрсыта йөрәген,Дошманны юк итүАның бар теләге…Ул арган, алҗыган,Татып яшь ачысын,Ах, әгәр булсачыБер генә тамчы су!Ул күрде Чишмәне,Төште тиз атыннан;Әлсерәп үзәгенКөйдергән ялкыннан.Ул теләп эчәргәЧишмәгә омтылды.Шулвакыт СандугачСайрарга тотынды.Ул сайрый, ЕгетнеңАлдына ук кунып,Ул сайрый, нәрсәдерСөйләгәндәй булып.Ул сайрый ялкынлыСаф сөю турындаҺәм сөйгән йөрәкнеңЯрсуы турында.Ул мактый көрәштәКабынган тормышны,Дан белән суланганИң соңгы сулышны.Ул мактый дустынаБирелгән күңелне,Ул сөйли сөюнеңҖиңгәнен үлемне.Ул сөйли чын дуслык,Турылык турында,Нинди көч бу кошныңЯлкынлы җырында!Тик Егет аңламыйТелен таң кошының,Тойса да йөрәгеХисләрен дусының;Серле җыр иң нечкәКылларын күңелнеңЧиртсә дә, ул сизмиКилгәнен үлемнең.
4Эчәргә дип ЕгетЧокырга иеләҺәм кипкән ирененЧишмәгә тигерә.Шулвакыт кош аныңИрененә сугыла;Бер тамчы эчә дәЧишмәгә егыла.Сөйгәне куенындаСоңгы кат талпынгач,Шат, мәгърур һәм батырҖан бирә Сандугач.Ә Чишмә, чайкалып,Ярларга ташлана.Урнында тик көйгәнКап-кара таш кала.Яшь Егет аз гынаТорды да инештә,Таң калып бу серлеҺәм гали күрнешкә,Чишмәне калдырып,Атына атланды.Юлбарыс шикелле,Дошманга ташланды.Ул сизде күңлендәИң гали хисләрнеңӨр-яңа көч беләнКабарып үскәнен.Ул улы хөр илнеңҺәм бөек атаның,Ялкынлы йөрәктәнУл сөя Ватанын.Яшәде ул сөеп,Һәм үләр беркөннеНәкъ мәгърур СандугачҺәм Чишмә шикелле.
Борис Костров, Павел Коган, Фатых Карим, Давид Каневский, Муса Джалиль, Мирза Геловани, Всеволод Багрицкий, Александр Артемов, Николай Майоров, Михаил Кульчицкий, Георгий Суворов, Николай Отрада, Виктор Лузгин, Арон Копштейн
0
(0)











